Экологик белемнәр көненә багышланган «Китапханә экотуры» (6+)

22 һәм 23 апрельләрдә 23 нче санлы китапханәдә, Экологик белемнәр көне кысаларында, балалар өчен «Китапханә экотуры» дигән экология сәгате узды. 

23ф. Час экологии ко Дню экологических знаний «Библиотечный экотур» (2)
23ф. Час экологии ко Дню экологических знаний «Библиотечный экотур» (3)
23ф. Час экологии ко Дню экологических знаний «Библиотечный экотур» (5)
23ф. Час экологии ко Дню экологических знаний «Библиотечный экотур» (6)
23ф. Час экологии ко Дню экологических знаний «Библиотечный экотур»

Балалар «Экология ул?», «Табигать турында тизәйткечләр»; «Дөресме…» бәйгеләрендә, «Экологик әлифба» интерактив уенында һәм «Экобилгеләр уенында» катнашты, «Пантомима» бәйгесендә мимика һәм жестлар ярдәмендә авыл җирендә һәм табигатьтә экологик кагыйдәләрне үтәүне күрсәтергә тәкъдим ителде. Шулай ук «Урман викторинасы» һәм «Блиц-гейм» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, табигать турында табышмаклар чиштеләр. Чара барышында балалар  урманнар, елгалар һәм күлләрне саклау, хайваннар һәм үсемлекләргә карата сакчыл мөнәсәбәт, Кызыл китапка кертелгән төрле дару үләннәре турында мәгълүмат алды, үзләре өчен яңа кош, бөҗәк, балык исемнәре ачты. Чара «Әйләнә-тирә дөнья» мультфильмын карау белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: